news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Самарада «ОДК-Кузнецов» җәмгыяте җитештерү оешмасын карады

Миңнеханов Самарада «ОДК-Кузнецов» җәмгыяте җитештерү оешмасын карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Самарада «ОДК-Кузнецов» ГАҖдә булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Предприятие «Ростех» дәүләт корпорациясе Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә. Биредә аэродромнарда һәм космодромнарда Россия авиациясе, Газпром һәм «Союз» ракеталары өчен двигательләр эшлиләр, җитештерәләр һәм хезмәт күрсәтәләр.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Миңнехановка кайбер корпусларда җитештерүне оештыруны күрсәттеләр.

Моннан тыш, эретеп ябыштыру производствосы корпусын карадылар, анда детальләрне вакуумда югары температурада эретеп ябыштыралар. Шулай ук Татарстан лидерына компрессорларны һәм аларны җитештерү өчен кирәкле барлык компонентларны әзерләүнең тулы технологик циклы ничек тәэмин ителүен күрсәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot