Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Самара өлкәсе хакимиятенә татарларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән очрашты. Соңгы халык санын алу буенча, Самара өлкәсендә 94452 татар яши, бу төбәк халкының 3,18 процентын тәшкил итә. 2010 елдан Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлады.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Миңнеханов Самара өлкәсен һәм Татарстанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйләвен искәртте.
«Татарларның милли - мәдәни ихтыяҗларын хуплаган өчен төбәк һәм җирле хакимият органнарына һәм шәхсән Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Андреевич Федорищевка аерым рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Рәисе.
Самара өлкәсендә 20гә якын иҗтимагый берләшмә эшли. Алар төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша. Активистлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә, татар җәмәгатьчеләре көче белән хәрбиләргә 21 автомобиль җибәрелгән.
Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы шулай ук Миңнехановка төбәккә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«Сез безнең – яшь губернаторлар өчен үрнәк», - диде ул.
Федорищев билгеләп үткәнчә, татар җәмәгатьчелеге Самара өлкәсе үсешенә сизелерлек өлеш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз