news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов салым бурычлары белән активрак эшләргә боерды

Миңнеханов салым бурычлары белән активрак эшләргә боерды
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бюджет кытлыгын каплар өчен, салым бурычлары булган кешеләр белән активрак эшләргә өндәде. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында әйтте.

«Бездә салым бурычлары шактый күп, аның буенча активрак эшләргә кирәк. без бу бурычны хәл итә алмаслык түгел дип уйламыйм», – диде Татарстан Рәисе.

2025 елда консалидацияләнгән бюджет кытлыгы 13,5 млрд, 2026 елга 13 млрд, 2027 елга 12,4 млрд булыр дип фаразлана.

«Әлегә кытлык 13,5 млрд сум. Бу дефицитны кырыс финанс дисциплинасы, нәтиҗәле куллану хисабына каплый алабыз дип саныйм, федераль акчаларны җәлеп итү буенча активрак эшләргә кирәк», – дип йөкләмә бирде Миңнеханов.

Баштарак Татарстанның Министрлар Кабинетында 2024 ел ахырына Татарстан икътисады үсеше буенча фараз әйткәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot