news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Шәймиевне Андрей Первозванный ордены алуы белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә Мәскәүдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләү тантанасыннан фото куйды. Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин аңа Россия Федерациясенең югары бүләге - Андрей Первозванный орденын тапшырды.

«Бүген Кремльнең Екатерина залында Владимир Владимирович безнең Минтимер Шәриповичка югары бүләк - Андрей Первозванный орденын тапшырды! Сезнең белән горурланабыз, Минтимер Шәрипович, чын күңелдән шатланабыз! Сез бу бүләккә лаек! Горурланабыз!» - дип язган Татарстан җитәкчесе Телеграм-каналында.

Искәртик, дәүләт башлыгы Шәймиевне бүләкләү турындагы карарны 2022 елның гыйнварында Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең 85 яшьлек юбилее алдыннан имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot