news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов, Шәймиев һәм Патриарх Кирилл диннәрнең үзара бәйләнеше турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Казан Кремлендә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуы турында хәбәр итте. Сөйләшүдә шулай ук республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

«Казан Кремлендә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очраштык. Минтимер Шәрипович та безнең белән!» - дип язган Миңнеханов.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, очрашуда катнашучылар төрле дин вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны саклауның мөһимлеге турында фикер алышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot