news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды директоры урынбасары Камалованы бүләкләде

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының директоры урынбасары Венера Камалова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Шул турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Камаловага дәүләт бүләге «һөнәри эшчәнлектәге һәм актив җәмәгать эшендәге казанышлары өчен» бирелде, диелә документта.

Искәртеп узабыз, Венера Камалова фонд директоры урынбасары вазифасын 2021 елдан бирле башкара, моңа кадәр ул фондның Стратегик проектлар белән идарәсе департаменты җитәкчесе булып эшләгән. 2019 елдан 2020 елга кадәр эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot