news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов шәһәрләр янында сәнәгать мәйданчыклары өчен җирләр бүлергә тәкъдим итте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләре янында сәнәгать производстволарын урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләргә тәкъдим итте. Үз тәкъдимен ул Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итүдә әйтте.

«Аннары җитештерү бар, ә аның өчен җир юк дигән вазгыять туачак. Бу мәйданчыклар булырга тиеш, әйдәгез аларны резервлап куйыйк», - дип белдерде Миңнеханов, якындагы 20 елга планлаштыру горизонтын билгеләп.

Аның сүзләренчә, шәһәр яны территорияләрендә җитештерүне тәэмин итү андагы халыкның миграциясен дә киметергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot