news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Сабантуйда: Без нәтиҗәләребез белән горурланабыз һәм сөенәбез

Миңнеханов Сабантуйда: Без нәтиҗәләребез белән горурланабыз һәм сөенәбез
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанда Сабантуй билгеләп үтелде, төп бәйрәм Тынычлык бистәсендә узды, анда кунаклар һәм башкала халкы җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россия Герое, «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов.

«Сабантуйлар бездә һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә уза. Һәм йомгаклау Сабан туе бүген башкалабызда үтә. Сезгә, сезнең командага чын күңелдән зур рәхмәт, Илсур Рәисович (Казан мэры – иск. Т. и.). БРИКС уздырдык, АСЕАН уздырдык. Әлбәттә, без нәтиҗәләребез белән горурланабыз һәм сөенәбез. Монда безнең казанлыларның хезмәте бик зур», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Фазлыева журналистларга сөйләгәнчә, Сабантуйда АСЕАН саммитында катнашкан чит ил делегацияләренең кайбер вәкилләре дә булган.

«Сабантуй һәрвакыттагыча искиткеч һәм матур. Хәтта чәчү эшләренең төгәлләнүен символлаштырган яңгыр да яуды, димәк, уңыш яхшы булачак», - диде ул.

Илсур Метшин үзенең сәламләү сүзендә шулай ук АСЕАН саммитын искә алды һәм казанлыларга шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot