news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Рус теле көне бу телнең матурлыгын танучы бөтен кешене берләштерә

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Рус теле көненә һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.

«Сезне Рус теле көне һәм бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулу белән котлыйм. Бу бәйрәм рус теленең матурлыгын танучы, рус халкының мәдәни байлыгын саклаучы һәм үстерүче һәркемне берләштерә», – диде республика җитәкчесе концертның ачылышында.

Күпмилләтле Татарстан өчен бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия, дип ассызыклады ул. «Безнең төбәктә борынгыдан ук рус халкының уникаль гореф-гадәтләре саклана, нәфис әдәбияты һәм сәнгате үсә, ә Казан лингвистика мәктәбе үзенең фәнни казанышлары белән дан тота», – дип билгеләп үтте ул.

«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында бөек рус телен саклау бурычы аеруча актуаль. Рус теле көненә багышланган чараларда катнашучыларның барысына да иң изге теләкләремне юллыйм», – дип өстәде ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot