news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Рубин»ның «Локомотив»ны җиңүен бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» командасы үз кырында Мәскәүнең «Локомотив»ын җиңүенә бәя бирде.

«Шәп! Кичә бик яхшы уйнадылар. Барысы да шат, шулай тотарга!» - дип язды ТР Рәисе телеграмм-каналында.

Республика җитәкчесе Дардан Шабанхаджайның 51нче минутта кунаклар капкасына гол керткән видеосын да куйган.

«Рубин» «Локомотив»ны 2017 елдан бирле беренче тапкыр җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot