Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Рубин»га Россия премьер-лигасының яңа сезонында уңышлар теләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия премьер-лигасының чираттагы сезоны башланыр алдыннан «Рубин» футбол клубы белән очрашты. Очрашу бүген иртән Казан командасы базасында узды.
Миңнеханов чарада футболчыларга һәм клубның тренерлар штабына киләсе сезонда уңышлар теләде.
«Үҗәтлегегез һәм тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт. Безнең позицияләрдән чыгып, нәтиҗәбез начар түгел, дип саныйм. Әмма без алга таба да эшләячәкбез. Сез инфраструктура формалаштыру өлкәсендә командалы һәм системалы эш алып барылуын күрәсез. Сез тренерлар штабының эшен, клубның җанатарлар җәлеп итү юнәлешендәге эшен күрәсез.
Сез – безнең команда. Без сезнең белән бергә. Әлбәттә, ниндидер сораулар була, ләкин без сезне ишетерлек итеп сүкмибез. Мондый очраклар бездә азрак булсын. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз, имгәнмәгез.
Без сезнең өчен догада булачакбыз. Мөселманнар – мөселманча, православие динен тотучылар – үзләренчә. Башка дин тотучы җанатарлар да бар. Сез – безнең команда. «Рубин» – ул безнең бренд, лаеклы бренд. Хәерле сәгатьтә!» – дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе командага», – дип китерә Миңнехановның сүзләрен «Рубин» матбугат хезмәте.
Россия премьер-лигасының 2025/26 елгы сезоны бу җомгада башлана. Россия чемпионатын Мәскәүнең «Динамо» командасы белән «Балтика» командасының очрашуы ачып җибәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз