news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Рубин» клубы футболчылары белән очрашу фотосын күрсәтте

Миңнеханов «Рубин» клубы футболчылары белән очрашу фотосын күрсәтте
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия премьер-лигасы чемпионаты алдыннан Казанның «Рубин» клубы футболчылары белән очрашты. Ул телеграм-каналында уенчылар белән төшкән фотоны күрсәтте.

«Рубин» футбол клубы базасында булдым, егетләр белән очраштым, уңышлар теләдем! «Рубин», алга!» - дип язган республика җитәкчесе.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов уенчылар һәм «Рубин» җитәкчелеге алдында чыгыш ясады. Ул уен нәтиҗәләренә карамастан, республика хакимиятенең һәрвакыт клубка ярдәм итәчәгенә ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot