Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «РОСТКИ» – Кытай белән эшне көчәйтү өчен уникаль мәйданчык
«Ростки» халыкара форумы үзен барлык юнәлешләрдә диярлек Кытай белән уртак эшне көчәйтү өчен мәйданчык буларак күрсәтте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның «Вакыт белән сыналган партнерлык: киләчәккә курс» темасына пленар утырышында белдерде.
«Без инде өченче тапкыр җыелабыз. Бу вакыт дәвамында чара үзен Кытай белән төрле юнәлешләрдә, шул исәптән инвестицион проектлар, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, логистика, мәгариф, мәдәният һәм туризм юнәлешләрендә уртак эшне көчәйтү өчен уникаль мәйданчык буларак күрсәтте», – диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, чараның төп бурычы – Россия һәм Кытай төбәкләре арасында сәүдә, икътисади, фәнни, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.
«Бу мәйданчыктагы очрашулар – уртак эшкә йомгак ясау, агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу һәм киләчәккә приоритетларны билгеләү өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.
Соңгы елларда дүрт йөз елдан артык тарихы булган Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән ышаныч һәм үзара аңлашу дәрәҗәсенә җитте, дип ассызыклады ул.
«Безнең хезмәттәшлек күп гасырлык дуслык, тигез хокуклылык һәм стратегик партнерлык принципларына нигезләнгән. Бу замана чакыруларына җавап бирергә һәм глобаль тотрыклылыкны ныгытуга өлеш кертергә мөмкинлек бирә», - диде Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, узган ел дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 75 еллыгы билгеләп үтелде.
«Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның 2024 елның октябрендә Казанга БРИКС саммитына килүе безнең илләр арасындагы үзенчәлекле, күпкырлы һәм үзара файдалы элемтәләрнең символы булды. Ә быел сентябрь башында Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга сәфәре безнең илләр арасындагы стратегик партнерлыкның үсешендә яңа мөһим этап булачак», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз