news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «РОСТКИ» форумында Кытай илчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумында Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов илчегә форумда катнашуы һәм Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Әлеге форум мәйданчыгы киләчәктә Россия белән Кытай арасында дустанә элемтәләрне ныгыту өчен бик мөһим», – диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Кытай багланышлары үсешенә зур өлеш кертә. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың Кытай белән товар әйләнеше 3,35 миллиард доллардан артып китте. Уртак инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, күп кенә предприятиеләрнең Кытайда эшлекле партнерлары бар.

Чжан Ханьхуэй билгеләп үткәнчә, быел Россия белән Кытай арасында күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүнең 25 еллыгы һәм партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруның 30 еллыгы билгеләп үтелә.

«Без үз ягыбыздан «РОСТКИ» форумына зур әһәмият бирәбез. Бу Россия һәм Кытай арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен мөһим чара дип саныйбыз. Без форум эшенә мөмкин кадәр күбрәк Кытай провинцияләрен һәм оешмаларын җәлеп итәргә тырышабыз», – диде илче.

news_right_1
news_right_2
news_bot