news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ростехнадзор башлыгына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Миңнеханов Ростехнадзор башлыгына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашты. Алар Ростехнадзорның төбәктәге эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртик, Александр Трембицкий Казанга Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсенең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу өчен килде.

Очрашуда шулай ук Миңнеханов Трембицкийга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Аңа Татарстан дәүләт бүләге нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм республиканың социаль-икътисади потенциалын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелде, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot