news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россиянең Белоруссиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Белоруссиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Борис Грызлов белән очрашты. Алар хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүнең потенциалы зур булуын билгеләп үтте.

 

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Россия һәм Беларусь арасындагы хезмәттәшлек ачыклык, тигез хокуклылык һәм үзара хөрмәт принципларында үсеш кичерүен дәвам итә, үзара бәйләнеш һәм интеграция процессларының әһәмияте арта, дип белдерде Миңнеханов һәм монда Россиянең Минскидагы илчесе буларак Грызловның ролен билгеләп үтте.

«Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү дә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәм», - дип өстәде ул.

Грызлов ТР Рәисенә илчелеккә визит белән килгәне өчен рәхмәт белдерде. «Коллегалар актив рәвештә эшләргә өлгергән дип ишеттем, - диде ул. – Казанга сәфәрләремне зур җылылык белән искә алам. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә иң изге теләкләремне тапшыруыгызны сорыйм».

Соңгы елларда Беларусь Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында лидерлар арасына керә, дип искәртте Миңнеханов. Шуңа да карамастан, потенциал тагын да зуррак. Ул Татарстан делегациясенең әлеге сәфәре шул исәптән сәүдәне үстерү өчен дә оештырылуын билгеләп үтте.

Россиянең Беларусь Республикасындагы илчелегендә делегацияләрне кабул итү залында Россиянең төп истәлекле урыннарының мозаикалары ясалган, алар арасында Кол Шәриф мәчете дә бар, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Миңнеханов Белоруссиягә рәсми визит белән килде. Кичә ул вице-премьер Петр Пархомчик катнашында республиканың татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100