Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Россиядәге Төркия илчесе Самсар белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты. Миссиясе тәмамлануга бәйле рәвештә, дипломат илдән китә. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Самсар ассызыклаганча, Татарстанга ул республика җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерергә дип махсус килергә карар кылган. Моннан тыш, бу сәфәр аерым символга ия: биш ел элек бу вазифага билгеләнгәннән соң, илче иң беренче килгән урыннарның берсе Казан булган.
«Беренче очрашудан ук сезнең ярдәмегезне сиздем, шуңа күрә сезгә килү һәм китәр алдыннан шәхсән саубуллашу мөһим иде», — дип аңлатты ул.
Самсар Төркиягә кайткач, Тышкы эшләр министрлыгының үзәк аппаратында Россиягә кураторлык эшен дәвам итәчәген билгеләп үтте һәм Татарстанга кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтергә вәгъдә итте.
«Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде үз чиратында Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Төркия — Татарстан Республикасының төп партнерлары арасына керә. Соңгы елда гына да аларның товар әйләнеше 1,2 миллиард долларга җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз