news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бердәмлектә - илебез халкының көче

«Идел буеның төп халыклары дус-тату яшәгән һәм яши. Мондый бердәмлек Бөек Ватан сугышы елларында, илебез фашизмга каршы көрәшкәндә була», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Бердәмлектә - илебез халкының көче
Рамил Гали

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илдә милләтара татулык һәм диннәр арасында хезмәттәшлек күзәтелә дип саный.

«Республикада милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкның прогрессив тенденцияләре үз вакытында ныгыды. Бу безнең өстенлегебез булып тора. Гасырлар дәвамында биредә Идел буеның төп халыклары – татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордвалар дус һәм тату яшәгән һәм яши. Мондый бердәмлек Бөек Ватан сугышы елларында, илебез фашизмга каршы көрәшкәндә була. Бердәмлектә - илебез халкының көче», - диде ул «Россия-Ислам дөньясы»стратегик караш төркеме утырышында.

Ул мөселман һәм гарәп дөньясының күпчелек илләренең басымга бирелмәве, элеккечә үк Россия белән хезмәттәшлекне үстерүгә омтылганы өчен рәхмәтен белдерде. «Россия күп полярлы дөньяны саклап калу, мәдәниятләрнең күптөрлелеге яклы», - диде ул.

«Илебез Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, гражданнарның татулыгын һәм милләтара татулыкны булдыру – ул дәүләт һәм җәмгыятьнең бик җитди карарлар, сәясәт таләп итә торган җентекле эше. Безнең күпьеллык аралашу нәтиҗәсе хезмәттәшлекне җайга салуга зур кызыксындыру тудыра. Бу җәһәттән, Татарстан Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе булды һәм шулай булып кала да», - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук соңгы арада халыкара институтлар һәм мөнәсәбәтләр системасы җимерелүен күзәтелүен әйтте. «Көнбатыш илләре Россиягә карата санкцияләр кертә. Көнбатыш илләре үз кыйммәтләрен бәйләргә омтыла; башкача фикер йөртүчеләрне үзенә буйсындырырга тырыша», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

«Кызганыч, Көнбатыш илләре тарафыннан, Россиядә милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне бозу өчен барысы да эшләнә. Күпсанлы фейк хәбәрләр тарала. Әмма бөтен дөнья күпмилләтле Россия халыкларының бердәмлеген күрде», - диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100