news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсенең эше, ведомствоның матди-техник базасын ныгыту темаларына тукталды.

Владислав Иванов Рөстәм Миңнехановны 2025 елның 14 сентябрендә узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына керешүе белән котлады.

Очрашуда Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot