Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россиянең яшьләр башкаласы исеменә бәйге финалисты-шәһәргә сәлам тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең яшьләр башкаласы исеменә конкурс финалына чыккан Түбән Новгород шәһәренә юлламаны социаль челтәргә куйды.
«Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы - Казаннан, Россиянең яшьләр башкаласы исеменә конкурс финалына чыккан Түбән Новгородка сәлам тапшырабыз! Уңышлар, күршеләр!» - дип язган республика җитәкчесе Телеграм-каналында, Россия флагы төшерелгән эмодзи куеп.
Элегрәк билгеле булганча, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Россиянең яшьләр башкаласы» бәйгесенең белгечләр бәяләве этабына нәтиҗә ясады һәм кандидатларның якынча исемлеген төзеде. Жюри эше нәтиҗәләре буенча 7 шәһәр - Владивосток, Калининград, Красноярск, Түбән Новгород, Яңа Уренгой, Мурманск һәм Тула финалист булган.
Искәртик, узган ел Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы - 2022 статусы бирелде. Мондый карар оешманың яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде. Төрле елларда Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) һәм башка шәһәрләр югары статус алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз