Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Россия Якын Көнчыгыштагы конфликтның дипломатик чишелеше өчен чыгыш ясый
Якын Көнчыгыштагы вазгыять зур борчу тудыра, һәм Россия эзлекле рәвештә конфликтның дипломатик чишелеше өчен чыгыш ясый. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре белән мәгълүмати очрашуында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Зур кызганычка, нәкъ менә шушы мөбарәк айда, яңадан башланган сөйләшүләр процессы астына яшеренеп, АКШ һәм Израиль Иранга карата агрессия акты кылды. Бу уңайдан Без Якын Көнчыгыштагы эскалациягә, башка мөселман дәүләтләреннән хөрмәтле партнерларыбыз территорияләренә һөҗүмнәргә, инфраструктураны җимерүгә бик нык борчылабыз. Россия Федерациясе региондагы вазгыятьне тизрәк дипломатик җайга салу яклы», - диде Миңнеханов.
Шул ук вакытта Палестина-Израиль проблемасы икенче планга күчте, әмма анда барлыкка килгән гуманитар фаҗига, шулай ук Әл-Акса мәчетенә керү мөмкинлеген ябу проблемасы беркая да китмәде, дип өстәде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз