news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы булды

«Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү форумын ачу тантанасы вакытында РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «университетның мактаулы докторы» исемен тапшырды. Чара университет мәйданчыгында узды.

«Бүгенге без пандемиядән соң беренче тапкыр Финанс университетының мактаулы докторы исемен тапшырабыз. Әлеге мактаулы исемгә Татарстан Рәисе, икътисад фәннәре докторы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов лаек булды», - диде Прокофьев.

Ул шулай ук Финанс университетында Татарстаннан 600дән артык кеше белем алуын билгеләп үтте

«Алар безне белемнәре белән куандыра, Татарстанда, гаиләдә урнашкан традицияләр буенча өлкәннәрне хөрмәт итәләр, үзләрен әдәпле тоталар... Татарстанның алар белән горурланырга тулы хакы бар», - дип сүзен төгәлләде университет ректоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100