Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Россия халыклары бердәмлеге елында узачак вакыйгалар планын әзерләргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә киләсе Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылачак вакыйгалар планын әзерләргә кирәк, дип белдерде. Видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте урнаштырган.
Республика җитәкчесе искәрткәнчә, 4 ноябрьдә бөтен илдә, шул исәптән Татарстанда, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар узды.
«Аларны уздырганда, бүгенге көндәге чакырулар һәм янауларны исәпкә алып, Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлегенең актуальлегенә басым ясалды», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинның Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү тәкъдимен хуплавына игътибар итте. «Тешле йөкләмәләр бирелде», - дип өстәде ул.
Миңнеханов бәяләвенчә, Татарстан традицион рәвештә югары дәрәҗәдәге милләтара һәм конфессияара татулык, җәмгыятьнең бердәмлеге белән аерылып тора.
«Дәүләт башлыгының карары әһәмиятле вакыйга булып тора. Игълан ителгән елда башкарылачак эшне планлаштыруга җитди карарга кирәк», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
«Безгә федераль дәрәҗәдә нинди документлар кабул ителәчәген карарга һәм, шуннан чыгып, үзебездә дә тиешле документлар кабул итәргә кирәк булачак», – дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз