news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Россия сегодня» медиатөркемен 85 еллыгы белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия сегодня» халыкара медиатөркеменең генераль директоры Дмитрий Киселёвка агентлыкның 85 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Ул мөрәҗәгатендә агентлыкның илебез һәм дөнья журналистикасын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте, аның эчке һәм тышкы сәясәтнең төп вакыйгаларын яктыртудагы, шулай ук чит илләрдә Россиянең объектив образын формалаштырудагы ролен ассызыклады.

«Сез дистәләгән еллар дәвамында зур юл үттегез, илебез журналистикасының гына түгел, дөнья журналистикасының да флагманнарының берсенә әйләндегез», – диелә телеграммада.

Ул Татарстан өчен медиатөркем белән хезмәттәшлекнең аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады, агентлыкның төбәкне алга этәрүгә, төп проектларны һәм инициативаларны хуплауга керткән өлешен билгеләп үтте.

«Алга таба да иҗади традицияләрне лаеклы дәвам итәрсез, шулай ук тиз үзгәрүчән медиаөлкәдә лидерлыкны саклап калырсыз, дип ышанам», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Сүзен йомгаклап, Миңнеханов агентлык коллективына уңышлар, һөнәри казанышлар, һәм яңа мәгълүмати сәбәпләр теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot