news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия сәнәгать министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашты

Миңнеханов Россия сәнәгать министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Очрашу барышында Миңнеханов һәм Юрин төбәкнең сәнәгать предприятиеләре үсеше, шулай ук аз тоннажлы химия тармагына дәүләт ярдәме чаралары һәм перспектив инвестицион проектлар турында фикер алышты.

Фикер алышуда шулай ук республика премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot