Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Россия Премьер-Лигасының яңа сезоны алдыннан «Рубин» белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия футбол Премьер-лигасы сезоны алдыннан «Рубин» футбол клубы коллективы белән очрашты. Чара команда базасы территориясендә Н.И.Сентябрев исемендәге яңа манежда узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сезон башланыр алдыннан клуб белән очрашулар күркәм традициягә әверелде. Аның сүзләренчә, «Рубин» - Татарстан бренды, республиканың горурлыгы һәм аның визит карточкасы.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, спортта җиңүләр дә, катлаулы чорлар да була, әмма хәзер команда көчле тренерлар штабы һәм тугры җанатарлар ярдәме белән тотрыклы хәлдә тора. Ул шулай ук республика җитәкчелегенең клубка тиешле ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Миңнеханов «Рубин» инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирде. Соңгы елларда команда өчен шартлар сизелерлек яхшырды, ә базаны модернизацияләү күнегүләр өчен максималь уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Рәисе футболчыларга узган сезондагы уеннары өчен рәхмәт белдерде һәм команданың теләсә кайсы көндәш белән ярышырга сәләтле булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, уңай нәтиҗә уенчыларның, тренерларның, административ һәм медицина персоналының уртак эшенә бәйле.
Аның сүзләренчә, составның көчәюе клубка тотрыклырак чыгыш ясарга ярдәм итәчәк, һәм ул «Рубин»га уңышлы сезон теләде.
Очрашу азагында «Рубин» капитаны Игорь Вуячич Рөстәм Миңнехановка исемле футболка бүләк итте, шуннан соң чарада катнашучылар гомуми фотога төштеләр.
РПЛ-2026/2027 яңа сезонының беренче матчын «Рубин» 26 июльдә Казанда «Краснодар»га каршы уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз