news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсы суперфиналында җиңгән татарстанлыларны котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының дүртенче сезоны суперфиналында республиканы тәкъдим иткән җиңүчеләргә котлау телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләр арасына өч татарстанлы керде, ә суперфиналда республика данын җиде конкурсант яклады. Иң яхшы нәтиҗәләргә элек «Ак Барс Банк» ГАҖдә эшләгән, хәзер «Альфа-Банк» ББ АҖ (Казахстан) мәгълүмат технологияләре буенча идарәче директоры Рафаэль Вәлиев, «Мәгариф культурасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры, шәхси мәктәпне гамәлгә куючы Тимербулат Сәмәрханов һәм «Таттелеком» ГАҖнең Мәгълүматлар белән идарә итү үзәге башлыгы Михаил Фокин ия булды. Шул ук вакытта Фокин өстәмә квоталар кертү аркасында суперфиналда катнашу мөмкинлеген алды.

«Сез илнең иң яхшы һәм перспективалы идарәчеләре арасына кердегез, югары профессиональ һәм иң көчле шәхси сыйфатлар күрсәтеп, туган республикабызны һәм шундый дәрәҗәле ярышта үз оешмагызны лаеклы күрсәттегез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу уникаль марафон барышында алынган бәяләп бетергесез белемнәр һәм тәҗрибә сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачуына ышанам, ул сезгә Татарстанның һәм Россиянең һәрьяклап үсеше өчен үз потенциалыгызны тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирер. Сезгә беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмауны, даими камилләшүегезне, эшегездә һәм тормышыгызда яңа үрләр яулавыгызны телим. Уңышлар сезгә!» - дип теләкләрен белдерде ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100