news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия, Кытай техник университетлары форумын оештыру комитеты утырышын уздырды

Миңнеханов Россия, Кытай техник университетлары форумын оештыру комитеты утырышын уздырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетларының XV форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында узды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, безнең лидерларның – Россия Президенты Владимир Путинның һәм КХР Рәисе Си Цзиньпинның даими рәвештә үзара визитлары – үзара хөрмәт нигезендә төзелә торган Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең үзенчәлекле булуын ачык раслый.

«Безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - мәгариф һәм фәнни-технологик элемтәләрне үстерү», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Кытай Халык Республикасы икътисадының күренекле технологик базары да гомумтанылган булуын искәртте.

Татарстан КХР белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республиканың фәнни-мәгариф учреждениеләре Кытай коллегалары белән берлектә алга киткән юнәлешләр буенча күп санлы проектларны гамәлгә ашыра.

Татарстанда 2 меңнән артык Кытай студенты белем ала, дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Узган ел Татарстанда «Идел – Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең сигезенче форумы узды.

«Әлбәттә, безнең университетлар хезмәттәшлегенең фәнни потенциалы тулысынча гамәлгә ашырылмаган, - диде ул.

Аннары утырыш барышында Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең XV юбилей форумын әзерләү һәм уздыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе (РКТУА) 2011 елда Россия Федерациясе һәм КХРның әйдәп баручы техник университетларының инновацион икътисад өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүдәге көчләрен берләштерү, студентлар һәм укытучыларның академик алмашуына ярдәм итү, ике илнең фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү өчен оештырылган иде. Ассоциация Харбинск политехник университеты һәм Николай Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты базасында төзелгән.

Анатолий Александров искәрткәнчә, Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе форумы 2026-2027 елларда Россия һәм КХР мәгарифенең үзара аралашу еллары чаралары планына кертелгән.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген студентлар һәм мөгаллимнәр алмашу, җәйге мәктәпләр оештыру, башка уртак чаралар үсә.

news_right_1
news_right_2
news_bot