news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия көне белән котлады һәм бәйрәм уңаеннан видео урнаштырды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов илнең барлык халкын Россия көне белән котлады һәм бәйрәм уңаеннан видео урнаштырды.

Республика җитәкчесе үз телеграм-каналында уртаклашкан ролик кадрларында үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильгә утырган гаилә илебез киңлекләре буйлап бара. Сәфәр вакытында бала Россия турында ике шигырь укый: берсе – татарча, икенчесе – русча.

«Дуслар, чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Бөек һәм бердәм илебез белән горурланабыз! Бергә без аны көчлерәк итәбез. Татарстанның хезмәте, сәнәгый һәм фәнни потенциалы, мәдәниятнең һәм милләтара татулыкның бай традицияләре Россия үсешенә зур өлеш кертә. Бәйрәм белән, кадерле Ватан!»- дип язган Миңнеханов постта.

Фото: видеодан скриншот

news_right_1
news_right_2
news_bot