Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе җыелышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты, ул гадәттәгечә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында уза. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Утырыш барышында катнашучылар оештыру мәсьәләләрен карады. Аерым алганда, сүз Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы составын сайлау, еллык хисапны раслау һәм ассоциациянең календарь эш планын килештерү турында барды.
Бүгенге көндә Россия инновацион регионнары ассоциациясе составына 20 төбәк керә, шул исәптән Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Саха (Якутия) республикалары, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Алтай һәм Красноярск крайлары, Пермь крае, шулай ук Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән, Ульяновск, Новгород, Түбән Новгород, Владимир һәм Архангельск өлкәсе.
Ассоциация регионнар һәм закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар арасында үзара хезмәттәшлекне үстерү белән шөгыльләнә.
Ул шулай ук инновацион инфраструктураны үстерү өчен финанслар җәлеп итәргә ярдәм итә, уртак фәнни, икътисади, мәгариф һәм технологик проектларны алга этәрә, тәҗрибә белән уртаклашуга ярдәм итә, федераль дәрәҗәдә инновацияләрне үстерү көн тәртибен формалаштыра һәм чит илләрнең шундый ук структуралары белән хезмәттәшлекне җайга сала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз