news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия һәм ислам илләренең әхлакый кыйммәтләр уртаклыгы турында әйтте

XXI гасыр башыннан "Россия – Ислам дөньясы" Стратегик караш төркеме барлыкка килгәннән башлап, халыкара мөнәсәбәтләр системасында үзгәрешләр булып, яңа күп юнәлешле дөнья корылышы формалашу тенденциясе башланды. Бу хакта Казанда Б.Рәмиев исемендәге IT паркта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

"Бу үзгәрешләр Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлегендә яңа формалар эзләргә этәргеч бирде",- диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең күзәтүче статусы булуы үзара мөнәсәбәтләр ныгуына китергәнен билгеләп узды.

Республика Рәисе илнең элекке Премьер-министры Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең эшчәнлеген билгеләп узды.

"Алар тарафыннан салынган нигезләр, аларның зур абруе, тәҗрибәсе нәтиҗәсендә Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында конструктив, күпкырлы мөнәсәбәтләр урнашты. Бу үзара аңлашу ныгуына китерде, куркынычсызлык, террорчылыкка каршы көрәш, икътисад, мәдәни алмашу өлкәсендә уртак эш юнәлешләре артты, диннәр арасында багланышлар көчәйде", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул үзара хезмәттәшлек сәясәт, икътисадка карата гомуми карашларда гына түгел, әхлакый кыйммәтләр уртаклыгында да чагылыш табарга тиешлеген әйтте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, күп милләтле дәүләт буларак Россиянең төрле халыклар һәм конфессяләр арасында аңлашуга корылган мөнәсәбәтләр төзү тәҗрибәсе бар. "Диннәр арасында татулык үрнәгенең берсе - Татарстан. Кол Шәриф мәчете Благовещенск соборы белән янәшә диярлек", - дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot