news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Россия» форумында БДБ илләре Хөкүмәт башлыкларына ТР стендын тәкъдим итте

Миңнеханов «Россия» форумында БДБ илләре Хөкүмәт башлыкларына ТР стендын тәкъдим итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре Хөкүмәт башлыкларына республиканың бердәмлеккә кергән дәүләтләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Тәкъдим итү чарасы Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Россия» күргәзмәсе белән танышкан вакытта үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Хөкүмәт башлыклары делегациясен Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкләде, ул ВДНХда оештырылган халыкара күргәзмәдә кунакларны Татарстан стенды белән танышырга чакырды. Мәйданчыкта Азәрбайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан Премьер-министрлары, шулай ук Әрмәнстан һәм Төрекмәнстан вице-премьерлары булды.

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә шәхси игътибар күрсәткәннәре өчен коллегаларына рәхмәт белдерде.

«Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләре – безнең төп тышкы икътисади партнерлар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Премьер-министр Михаил Владимирович Мишустин ярдәмендә без һәм сезнең илләрнең җитәкчелеге БДБ илләре компанияләре һәм оешмалары белән кооперацияне уңышлы рәвештә үстерәбез».

Аның сүзләренчә, 2022 елда Татарстанның бердәмлек дәүләтләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 15 процентка арткан һәм 2,5 миллиард доллар тәшкил иткән. Мондый нәтиҗәгә ил җитәкчеләре һәм бизнес-делегацияләр дәрәҗәсендәге даими сәфәрләр нәтиҗәсендә ирешелгән.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстанның генераль консуллыклары, Беларусь Илчелегенең бүлеге эшли, Астана, Ташкент, Баку һәм Ашхабадта исә республиканың вәкиллекләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100