Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасына В.В.Марковников премиясен тапшырды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советы утырышында Россия Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы Валентин Ананиковны бүләкләде. Россия Фәннәр академиясенең Н.Д.Зелинский исемендәге органик химия институты лабораториясе мөдире, химия фәннәре докторы, профессор Ананиковка В.В.Марковников исемендәге халыкара премиясе тапшырылды. Бүләккә ул органик химия өлкәсенә керткән зур өлеше өчен лаек дип табылды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Премия лауреаты шулай ук холдинг утырышында «Цифрлы химик технологияләр. Марковниковтан алып безнең көннәргә кадәр химия» лекциясе белән чыгыш ясады. Ул цифрлы технологияләр һәм ясалма фәһем интеграциясе аша химия фәне һәм сәнәгатьнең трансформациясе, В.В.Марковниковның классик ачышларыннан алып заманча алымнарга кадәр химиянең эволюциясе турында сөйләде.
Миңнеханов ассызыклаганча, «мондый лекцияләр үткәрелергә тиеш – алар алга таба үсү мөмкинлеге бирә».
Шулай ук утырышта CARBONTEX компаниясе генераль директоры Вячеслав Рогожников «3D. Тукучылык. Композицион материалларны акыллы ныгыту» докладын тәкъдим итте. Билгеләп үтик, компания, Казанда нигез салынганнан соң дүрт ел узгач, үз проектын гамәлгә ашыру өчен «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз