news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе вәкилләре белән экологик иминлек турында сөйләште

Пәнҗешәмбе, 21 апрельдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Россия Фәннәр академиясе вәкилләре белән очрашты. Ул галимнәр белән Түбән Кама сәнәгать үзәге үсешендә экологик киминлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Татарстан - сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. Без үзебезнең производстволарны җитди арттырырга ниятлибез. Бу, үз чиратында, экологик иминлекне тәэмин итү буенча системалы чаралар таләп итә. Без бу юнәлештә күп нәрсә эшлибез. Фәнни бергәлек белән хезмәттәшлек бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәчәк», диде Миңнеханов. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уртак киңәшмә алдыннан республика җитәкчесе Россия Фәннәр академиясенең глобаль экология проблемалары буенча Гыйльми советы рәисе Степан Калмыков һәм академиянең Казан фәнни үзәгенең «Химия» юнәлеше фәнни җитәкчесе Олег Синяшин белән аралашты.

Бүген Россиянең әйдәп баручы галимнәре Түбән Кама районының эре предприятиеләрендә булды һәм табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100