news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Ананиковка Марковников премиясен тапшырды

Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Ананиковка Марковников премиясен тапшырды
Фото: rscf.ru

Россия Фәннәр академиясе академигы Валентин Ананиковка органик химияне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

«Россия Фәннәр академиясе академигы Анаников Валентин Павловичка органик химияне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 2024 елда В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырырга», - диелә документта.

Валентин Анаников – Россия Фәннәр академиясе академигы, химия фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Н.Д.Зелинский исемендәге Органик химия институтының металл-комплекс һәм наноүлчәмле катализаторлар лабораториясе мөдире, Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты профессоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot