Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгының беренче урынбасары белән очрашты

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Александр Горов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов катнашты. Сөйләшү барышында яклар XVI KazanForum халыкара форумын уздыру чорында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды.
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз