news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Дәүләт Советының инфраструктура буенча комиссиясе рәисе итеп билгеләнде

Миңнеханов Россия Дәүләт Советының инфраструктура буенча комиссиясе рәисе итеп билгеләнде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнде. Дәүләт Советының 21 комиссиясен төзү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды, документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Комиссияләр Россиянең социаль-икътисади үсеш юнәлешләренә туры килә. ТР Рәисе 2020 елдан Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкләде.

Хәзер дәүләт башлыгы кушуы буенча «Яшәү өчен инфраструктура» яңа милли проектын формалаштыру буенча эш алып барыла.

Яңа илкүләм проект торак пунктларны үстерү, яңа торак мөмкинлекләре, ипотека, шәһәр мохите, торак фондын яңарту, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, инфраструктура менюсы, төзелешнең яңа ритмы кебек юнәлешләр буенча сигез федераль проектны берләштерә ала.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин 16 июльдә Путинга якын арада «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектын тәкъдим итәргә вәгъдә итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot