Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Россия» банкы директорлар советы рәисе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия» акционерлык банкы» АҖ директорлар советы рәисе Михаил Клишин белән очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм банкның республика территориясендәге урынын киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бүгенге көндә Татарстанда банкның бер бүлеге эшли. Ул төбәкнең зур предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә.
«Банк челтәрен, беренче чиратта, республиканың зур шәһәрләрендә үстерү аның позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйм», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында кредит оешмасының социаль эшчәнлеге дә билгеләп үтелде. Банк Казанның 18нче шәһәр хастаханәсенең балалар стационарындагы ятим калган балалар бүлегенә ярдәм күрсәтә, шулай ук Питрәч районындагы «Шатлык» социаль приютына булыша.
Очрашу нәтиҗәсендә «Алабуга» махсус икътисади зонасы» АҖ һәм «Россия» акционерлык банкы» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз