news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе башлыгы белән фикер алышты

Миңнеханов Россия Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе башлыгы белән фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган әңгәмә вакытында, яклар төбәктә профсоюз хәрәкәтен үстерү, профсоюзлар белән хезмәттәшлек итү, остазлык институтын ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

«Без Россия һәм Татарстан профсоюз федерацияләренең республика икътисадын үстерүгә керткән өлешен югары бәялибез», – дип белдерде ТР Рәисе.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция шартларында Татарстан профсоюз хәрәкәте хәрбиләргә, предприятие һәм оешмаларның мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә, аларның гаилә әгъзаларына, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүдә актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе әгъзаларын оешуның 35 еллыгы һәм Россия профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгы белән котлады.

Очрашуда Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин - социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе координаторы, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева катнашты.

Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Черногаев Казанга Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенең 30 нчы хисап-сайлау конференциясендә катнашу өчен килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot