news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия авиакомпанияләренә Казанда җыелган яңа вертолет ачкычларын тапшырды

Миңнеханов Россия авиакомпанияләренә Казанда җыелган яңа вертолет ачкычларын тапшырды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

«Россия вертолетлары» холдингы (ГК «Ростех») Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә Казан вертолет заводында җитештерелгән биш Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшыра. Предприятие территориясендә авиакомпанияләргә символик ачкычларны тапшыру тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Коми башлыгы Владимир Уйба, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК ) генераль директоры Евгений Дитрих һәм Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев катнашты. Бу хакта дәүләт корпорациясе сайтында хәбәр ителә.

«Бүген бездә бик мөһим вакыйга. Казан вертолет заводы һәм Дәүләт транспорт лизинг компаниясе эксплуатацияли торган оешмаларга 5 Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшыра. Бу — авиация тарихында иң күләмле, универсаль һәм ышанычлы машиналарның берсе, ул күп төрле бурычлар башкару өчен үзен яхшы күрсәтте», - диде чарада Рөстәм Миңнеханов.

Ул ил җитәкчелегенә Ватан авиаҗитештерүенә ярдәм итү программалары өчен рәхмәт белдерде. 2026 елга кадәр Казан вертолет заводы һәм Дәүләт транспорт лизинг компаниясе ГТЛК Россиянең төрле төбәкләренә 70 яңа вертолет тапшырачак.

«Бу җитди сан, предприятиенең еллык продукция җитештерү күләме белән чагыштырырлык диярлек. Безнең өчен мондый гарантияле заказ булу бик мөһим», - диде республика Рәисе.

Яңа машиналар дүрт оешмага бирелгән:

  • «Комиавиатранс» (ике вертолет Коми Республикасының Территориаль катастрофалар медицинасы үзәге, шулай ук төбәкнең ерак районнарына транспорт хезмәте күрсәтү өчен кулланылачак);
  • Мәскәү өлкәсендә урнашкан «ЛИДЕР» авиакомпаниясе (вертолет авиация эшләренә заказларны үтәячәк, мәсәлән, нефть-газ секторында);
  • Ерак Көнчыгышның казылмалар чыгару предприятиеләре өчен хезмәт күрсәтүгә махсуслашкан «Дальнереченск Авиа»;
  • Камчатканың «Витязь-аэро» авиакомпаниясе, алар пассажирлар һәм йөк ташу, янгын сүндерү, вертолет экскурсияләре һәм Кроноцкий тыюлыгына турлар, аучылык, балык тоту һәм хели-ски белән шөгыльләнә торган территорияләргә оча.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100