Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Россия – АСЕАН саммиты кунакларын озатты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитында катнашучыларның бер өлешен Казаннан озатты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «МАКС» каналында хәбәр итте.
Фото: © Лилия Галимованың МАКСтагы каналыннан
Фотода Сингапур Премьер-министры Лоуренс Вонг, Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао һәм Лаос Премьер-министры Сонсай Сипхандон бар.
Фото: © Лилия Галимованың МАКСтагы каналыннан
17-19 июнь көннәрендә Казан Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын кабул итә. АСЕАН әгъзалары булган дәүләт башлыклары форум барышында сәүдә һәм инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, фән, технологияләр һәм инновацияләр, мәгариф, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек юнәлешләрен билгелиләр.
Саммитның төп өлеше кичә тәмамланды. Элегрәк билгеле булганча, АСЕАН илләренең кайбер делегацияләре Казанда Сабантуйда катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз