news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Россия – АСЕАН саммиты елның иң мөһим халыкара вакыйгасы булачак

Миңнеханов: Россия – АСЕАН саммиты елның иң мөһим халыкара вакыйгасы булачак
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанда 17-19 июньдә узачак Россия – АСЕАН саммиты бу елның иң мөһим халыкара вакыйгаларының берсе булачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

«Ил җитәкчелеге, Президент Владимир Владимирович Путин шәхсән үзе Татарстанга әлеге масштаблы һәм илебез өчен бик әһәмиятле халыкара чараны үткәрүне ышанып тапшырды. Бу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык», – диде Татарстан Рәисе.

Миңнеханов әйтүенчә, республикада саммитка әзерлек эшләренең төп өлеше төгәлләнгән. Чараларны үткәрү мәйданчыклары һәм делегацияләрне урнаштыру урыннары билгеләнгән, аларга җаваплы җитәкчеләр беркетелгән, логистика һәм оештыру мәсьәләләре хәл ителә.

«Беренче чираттагы бурыч – Казанда да, бөтен республикада да иминлекне тәэмин итү. Барлык муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм республика органнары җитәкчеләре алдында торган бурыч – шәһәрләрдә һәм районнарда инцидентлар килеп чыгуга юл куймау. Барлык оператив хезмәтләрнең, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл-транспорт комплекслары предприятиеләренең, энергетика, иминлек системаларының төгәл эшләвен тәэмин итү мөһим», – дип өстәде республика Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot