Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Росаккредитация җитәкчесе белән «Хәләл» стандартын үстерү турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аккредитация буенча федераль хезмәт (Росаккредитация) җитәкчесе Дмитрий Вольвач белән очрашты. Очрашу Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены кысаларында узды.
Очрашуда аккредитация өлкәсендә, шул исәптән хәләл өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Россия сертификация органнары арасында беренче булып «Хәләл» буенча яңа ГОСТына туры килү-килмәве турында Росаккредитация тикшерүен уңышлы узган иде.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Вольвачка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз