Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Росагролизинг» башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар төбәкнең агросәнгать комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техник яктан җиһазландыруны арттыру кебек темаларга кагылды.
Кичә Татарстанның Питрәч районында Рөстәм Миңнехановка «Росагролизинг» акционерлык җәмгыятенең Машина-трактор комплексын булдыру проекты тәкъдим иттеләр. Комплекс республика аграрийларын һәм юл-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен югары технологияле техника белән тәэмин итәчәк.
Бүген Татарстан Рәисе «Хвоя» АҖ акционеры (һәм Экспобанкның төп акционеры) Игорь Ким белән ел әйләнәсе эшли торган «Казан Марина» курортын төзү проектын тормышка ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз