news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ринат Садыйковны яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турында указга кул куйды

Ринат Садыйков Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

«Садыйков Ринат Наил улын яшьләр эшләре министры итеп билгеләргә», - диелә хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта.

Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итте. Ул яңа министрның, вакыт сынауларын исәпкә алып, яшьләр ведомствосы алдына куелган бурычларны хәл итү эшен лаеклы рәвештә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Моңарчы яшьләр эшләре министры вазифасын биләгән Тимур Сөләйманов Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде һәм республикада «Беренчеләр хәрәкәте»н җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100