news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли

Миңнеханов: Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Финансчылар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 1996-1998 елларда Рөстәм Миңнеханов Татарстан финанс министры вазифасын биләгән иде. «Бу минем өчен бик кызыклы еллар булды, мин бу системаның ничек үсеш алганын күрдем. Әлбәттә, безнең уртак эшебез шактый катлаулы икътисади чорга туры килде, әмма без бергәләп хәл итү юлларын таптык. Иң мөһиме – биредә үз эшенең чын патриотлары һәм профессионаллары эшли. Мин үзем белән эшләргә насыйп булган барлык хезмәттәшләремә чын күңелдән рәхмәтлемен», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, финанс системасында алган тәҗрибәсе аңа алга таба да кирәк булды. «Мин һәрвакыт финанс органнары хезмәткәрләренә зур хөрмәт күрсәтәчәкмен. Бу система республика тормышында мөһим роль уйный һәм тотрыклылыкны тәэмин итә. Бездә искиткеч кадрлар бар. Без федераль хезмәттәшләр белән бик нәтиҗәле аралашабыз. Барысы да бербөтен булып эшли», - дип өстәде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә төрле дәүләт бүләкләре тапшырды.

  • Рөстәм Миңнеханов 1996 елда финанс министры булып эшли башлаган көнне төшерелгән видео күрсәтте, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100