news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Республика гербы көне белән котлады: Татарстанның төп символларының берсе

Миңнеханов Республика гербы көне белән котлады: Татарстанның төп символларының берсе
Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Бүген Татарстанда Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Татарстан халкын бәйрәм белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике телдә котлады.

«Безнең кар барсы күптәннән республиканың төп символларының берсе! Татарстан Республикасының Дәүләт Гербы көне белән!» – диелә аның телеграм-каналындагы хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан гербы республика Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге карары белән расланган. Анда иңенә түгәрәк калкан куелган канатлы барс сурәтләнгән, аның уң аягы кояш дискы фонында күтәрелгән, ул татар халык орнаменты рәвешендәге кысага урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot