Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «РЕБУС-2023» форумында: Тарихи шәһәргә инвестиция озак вакытка исәпләнгән
Дәүләт һәм шәхси девелопмент заманча сыйфатлы объектлар төзү өчен күп тырыша. Алар тарихи үзәктә төзелеш башкара һәм монда баланс саклау мөһим: төзелеш халык өчен файдалы булырга, архитектурага туры килергә һәм шул ук вакытта икътисади яктан акланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС 2023: Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумы пленар утырышы алдыннан әйтте.
«Һичшиксез, тарихи шәһәргә инвестиция ясау – ул озак вакытка исәпләнә. Дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмнарын, территорияләрне үстерүнең яңа алымнарын һәм нәтиҗәле карарлар эшләүне профессиональ рәвештә сөйләшергә кирәк», – диде Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, торак пунктларның тарихи җирләре югары потенциалга ия һәм аның үстерүгә ярдәм итү мөһим. Бу республиканың дәүләт мәдәни сәясәтенең өстенлекләренең берсе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының өч объекты, төбәк әһәмиятенә ия 11 һәм федераль әһәмияткә ия ике тарихи җирлек булуын аерым әйтте. Татарстанда барлыгы 1139 мәдәни мирас объекты саклауга куелган.
«Без аларны үстерүдә планлы рәвештә эшлибез: тикшеренүләр алып барабыз, шәһәр төзелеш буенча кирәкле документацияне раслыйбыз. Минем җитәкчелектә бу шәһәрләрдә төзелеш проектларын карау буенча ведомствоара махсус комиссияләр эшли», – дип сөйләде Татарстан Рәисе.
Ул республика Хөкүмәтенең тарихи шәһәрләргә кертемнәрдән, шулай ук җәмәгать киңлекләрен реставрацияләүдән һәм төзекләндерүдән комплекслы нәтиҗә күрә, диде. Халык өчен уңайлылыктан тыш, туристик маршрутларның да популярлыгы арта. Тулаем алганда, республикада туристлар агымы елына 4 млн кешене тәшкил итә.
«Һәр төбәкнең мондый территорияләрне үстерүнең үз тәҗрибәсе бардыр һәм һәр катнашучыга алар турында тыңлау кызыклы булыр дип уйлыйм», – дип йомгаклады Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз