news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов район башлыкларына ялга кайткан мобилизацияләнүчеләрне лаеклы каршыларга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган һәм ике атналык ял алган татарстанлыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә чакырды. Искәртеп узабыз, кичә Татарстанга мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме ялга кайтты.

«Бу атнада өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган татарстанлылар махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайта башлады. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: хәрбиләрне лаеклы рәвештә каршы алыгыз, аларны яшәү урынына илтеп куюны оештырыгыз, медицина, социаль һ.б. мәсьәләләр буенча һәрьяклап ярдәм күрсәтегез. Һәм, әлбәттә, аларны җәмәгать чараларында катнашуга җәлеп итегез», - диде республика җитәкчесе ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә.

Ул билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ булган очракта хәрбиләрнең якыннарына туганы кайткан вакытта ял алуда ярдәм итәргә, ә балалар өчен дистанцион белем бирүне оештырырга кирәк.

«Мобилизацияләнүчеләрнең якын туганнарына ял алуда ярдәм күрсәтү бик тә мөһим. Тиешле мөрәҗәгатьләр килү белән балаларга читтән торып уку мөмкинлеген булдырырга кирәк. Без хәрбиләргә гаиләләре белән бергә булсыннар, көч тупласыннар һәм хәрби хезмәткә әйләнеп кайтсыннар өчен барлык шартларны да тудырырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ял бирергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр кимендә 14 көн (моңа юлга киткән вакыт керми) ял итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100