news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путинны тәкъдим итү турында: Ул безнең барыбызны берләштерүче көч булып тора

Миңнеханов Путинны тәкъдим итү турында: Ул безнең барыбызны берләштерүче көч булып тора
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарын хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, ил өчен шушы авыр вакытта Президент Россия һәм аның халкы өчен берләштерүче көч булып тора.

«Безнең ил өчен шундый тарихи, кискен мизгелдә Владимир Владимирович Путинның карары Президент өчен иң югары кыйммәт — аның халкының язмышы булуын тагын бер кат ассызыклый. <...> Президент ярдәме белән Татарстан илнең терәк төбәкләренең берсе. Республикада федераль программалар белән юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелә. Болар барысы да безнең халыкның тормышын уңайлырак итә», — дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе.

Ахырда ул татарча Татарстан һәм бөтен Россиянең алга таба да Владимир Путин җитәкчелегендә ныгыячагына өмет белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100